Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика смотр-конкурсында 2 нче урын

Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында үткәрелгән «куркынычсызлык белемнәре шкатулкасы»республика смотр-конкурсында 2 нче урынны яулады

Тәрбиячеләрнең методик кулланмалар, күрсәтмә-дидактик һәм интерактив укыту чаралары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтү буенча материаллар эшләү һәм куллану буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату максатыннан «Куркынычсызлык белеме шкатулкасы» республика смотр-конкурсы үткәрелде. Конкурс 2 этапта узды. Финалда Саба муниципаль районын смотр-конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе Саба 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр тәкъдим итте. Ул жюрига кызыклы авторлык уеннары белән үзенең күпфункцияле лэпбукын тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында үткәрелгән «Куркынычсызлык белемнәре шкатулкасы» республика смотр-конкурсында 2 нче урынны яулады.

Гөлшат Зөфәр кызын җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев