Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар фатирларыннан 50 чиләк су түккәннәр [+фото]

15 май көнне Рәфинә һәм Рәзил Камаловларның фатирын су баскан. Ул көнне фатирларына шкаф купе урнаштырырга киләләр. Идәнгә тишек тишкән вакытта һич көтмәгәндә фонтан шикелле су сиптерә башлый. Җылыту торбалары идән астыннан үткәрелгән икән. Кызганычка каршы, моны хуҗалар да, төзүче эшчеләр дә исәпкә алмаганнар. Шушы рәвештә эшләнгән эксперименталь йорт Казанда...

15 май көнне Рәфинә һәм Рәзил Камаловларның фатирын су баскан. Ул көнне фатирларына шкаф купе урнаштырырга киләләр. Идәнгә тишек тишкән вакытта һич көтмәгәндә фонтан шикелле су сиптерә башлый.

Җылыту торбалары идән астыннан үткәрелгән икән. Кызганычка каршы, моны хуҗалар да, төзүче эшчеләр дә исәпкә алмаганнар. Шушы рәвештә эшләнгән эксперименталь йорт Казанда әлегә берәү генә, ди. Суны туктату әмәлен тапканчы ярты сәгатьләп вакыт үтә. Шул арада су бөтен фатир эченә таралырга өлгерә.

- Астагы күршеләребезгә су бераз үткән булса да, "Артык зыян юк, борчылмагыз", - дип тынычландырдылар. Аңлаулары өчен рәхмәт. Коридор күршеләребез Илнур белән Лилия бик ярдәмчел кешеләр булып чыктылар. Алар белән бергә линолеумнарны тиз арада куптарып, идәннәрне корыттык. 50 чиләк тирәсе су түгелде. Күршеләребез белән моңарчы аралашканыбыз юк иде. Әле ярый су баскан, үзебезгә менә дигән дуслар таптык. Кем уйлаган күршебез Илнурга үзенең туган көнендә футболкасын салып, идән корытырга туры килер дип. Яңа футболка бүләк итмичә булмас! Үз чиратыбызда шуны әйтәсе килә: ремонт эшләрендә игътибарлырак булыгыз. Бер кат кискәнче, жиде кат үлчәргә онытмагыз! - диде Рәфинә белән Рәзил Intertat.ru хәбәрчесенә.

Бу коточкыч хәлдә беркемне дә гаепләп булмавын әйтеп узды алар. Әлегә җылы үткәрү торбасын өзеп куйганнар. Калган эшләрне хәл итеп бетерәселәре бар. Фатирда дымлы һава торганга, аларга күпмедер вакыт Рәфинәнең бертуган сеңлесе Резеда Ганиуллиналарда яшәп торырга туры киләчәк. Сүз уңаеннан, җырчы парның уллары Сөләйманга да 4 ай ярым булып килә икән.

- Идәндәге линолеумнарны ламинатка алмаштырырга теләк бар иде. Менә хәзер алмаштырырга сәбәп булды. Шулай да планлаштырмаган ремонт эшләргә туры киләчәк. Барысы да Аллага шөкер. Баш кына исән булсын. Анысына гына түзәрбез, - дип белдергән музыкаль гаилә "Интертат.ру" хәбәрчесенә.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев