Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләр яки табигатьне башкача пычрату фактлары турында хәбәр итүчегә 1,5 мең сум акча

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 2015 елда рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләр яки табигатьне башкача пычрату фактлары турында хәбәр итүчегә 1 мең сум түли башлаган иде. 2016 ел башыннан әлеге сумма артты һәм 1,5 мең сум итеп билгеләнде. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде: хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су...

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 2015 елда рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләр яки табигатьне башкача пычрату фактлары турында хәбәр итүчегә 1 мең сум түли башлаган иде. 2016 ел башыннан әлеге сумма артты һәм 1,5 мең сум итеп билгеләнде.

Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде: хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, туфракның уңдырышлы катламын бетерү турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә.

Табигатькә зыян салу мисалларын фотога яки видеога төшереп, Министрлыкның интернет-кабул итүенә (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) аша eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка алып килеп тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев