Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифат Сәлахның "Ак фәрештә" дигән яңа китабы чыкты

16 ноябрьдә Татарстан китап нәшриятының фирма кибетендә автограф-сессия булачак.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан китап нәшриятында шагыйрь Рифат Сәлахның “Ак фәрештә” исемле яңа китабы нәшер ителде.

Җыентык чыгу хөрмәтенә 16 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Бауман урамы 29/11 йортта урнашкан Татарстан китап нәшриятының фирма кибетендә автограф-сессия оештырылачак. Очрашуда Рифат Сәлах үз шигырьләрен укый, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирәчәк. Шигырь кичәсендә шагыйрьдән автограф та алу мөмкинлеге каралган.

Белешмә өчен: Рифат Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала.

Рифат Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта ук яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнашып, уңыш казана.
 
Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 2007-2009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була. 
 
Чыккан китаплары:
"Әллүки" (күмәк җыентык): Татарстан китап нәшрияты, 2007,
"Күңел бөртекләре" (шигырьләр, поэма): ТКН, 2007,
"Яшел ай" (шигырләр): ТКН, 2009.
"Ташта үскән гөлләр" (шигырләр): ТКН, 2012.
2009 елның маеннан "Шәрык" клубында "ИҖАТ" проекты авторы һәм җитәкчесе.
 
"Таян Аллага" (2010) конкурсы җиңүчесе,
Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе (2013),
Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы иясе (2015).

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев