Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый

Әлегә башка илләргә авиарейслар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортларыннан гына ясалачак.

Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәте утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Халыкара очышларны яңадан башлау турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта, эпидемиологик вәзгыятьне, коронавирус белән авыручылар санын, башка шартларны да исәпкә алачакбыз», — дип искәртте Премьер.

Кайбер илләр белән авиаэлемтәне торгызу аларның россиялеләрне кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер булуына да бәйле.

Шул ук вакытта, Мишустин сүзләренчә, әлегә башка илләргә авиарейслар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортларыннан гына ясалачак. Элегрәк бу исемлектә Екатеринбург, Новосибирск һәм Владивосток шәһәрләре дә бар иде.

Казан әлеге исемлектә юк. Шул ук вакытта, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның ике аэропорты да халыкара рейсларны яңадан башларга әзер.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев