Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия авыл хуҗалыгы үзәге Татарстанда авыл хуҗалыгы культуралары кырларында корткычларның артуын фаразлый

Карсыз җылы кыш зарарлы объектларга уңай кышлау өчен шартлар тудыра. Шуның аркасында авыл хуҗалыгы культураларында аларның саны артачак дип фаразлана, бигрәк тә кукуруз һәм көнбагыш кырларында мамык күбәләгенең артуы көтелә. Моны булдырмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк.

Саранча корткычлары. Җәйге  чор коры  һәм эссе  булганда  аларның  саны  артырга  мөмкин,   бигрәк  тә  яткын  җирләрдә.

Кыр күбәләге. Корткычның  җирле    популяциясе   депрессия  хәлендә  була, күбәләкләрнең  бигрәк  тә күрше өлкәләрдән һәм республикалардан  очып  керүенә  игътибарлы  булырга  кирәк.  

Тычкансыман кимерүчеләр. Бу корткычларның  да кырларда  артуы  көтелә.    Көзге  культуралар кырларында  агуланган алдавычлар  кую юлы  белән    яклау  чараларын  күрергә  кирәк.   

Проволочниклар (щелкун коңгызлары  кортлары). Туфракның  өске катламы артык  дымлы торганда, алар кукуруз,  бәрәңге һәм бөртекле  культураларга  шактый  зыян  китерергә  мөмкин.  

Мамык күбәләге. Язгы-җәйге  чорда  артык  дымлылык һәм югары  температура, чәчәкле  үсемлекләрнең  булуы күбәләкләр  һәм аларның ишәюе өчен   бик  уңай  шарт,  бу кукуруз,  көнбагыш  һәм башка культураларның  зарарлануын  арттырачак.  

Фото: rosselhoscenter.com

Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев