Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер

Шулай да россиялеләр өчен бу илләргә сәяхәтләр 17 июльдән һәм 1 августтан ачык булачакмы, әлегә расланмаган.

Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер, алар арасында Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә бар. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башлыгы Майя Ломидзега сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«14 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Россия туристларын билгеле бер шартларда кабул итәргә әзер сигез ил бар: Төркия, Куба, Доминикана, Мексика, Мальдивы, Хорватия, Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләре. Без, һичшиксез, туристик юнәлешләр булган һәм Россия базарында ихтыяҗ зур булган илләрне алдык», - дип хәбәр итте Ломидзе.

Аның сүзләренә караганда, әлеге илләргә бару өчен Россия туристларына  бары коронавирус булмау турындагы документ кирәк. Бердәнбер шарт-белешмә чикне узганчы билгеле бер сәгать эчендә алынырга тиеш. Шулай ук  илгә кергәндә ял итүчеләрнең температурасын үлчәячәкләр.

Россия туристларының Абхазиягә бару мөмкинлеге пәнҗешәмбе, 16 июльдә, билгеле булачак, диде белгеч. Шулай ук ай азагына Испания ял итүчеләрне кабул итә торган илләр исемлеген яңартачак, ә Италия мондый мәгълүматларны иртәгә үк игълан итәчәк.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, Россия Италия һәм Испания билгеле бер вакыттан соң кабул итәргә әзер булган илләр исемлегенә керә ала», — диде Ломидзе.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев