Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия вокзалларында бәдрәфләр 2020 елдан түләүсез булачак

Хәзерге вакытта поездга билет булган очракта гына вокзал бәдрәфенә бушлай кереп була.

1 гыйнвардан Россия тимер юл вокзалларында бәдрәфләр һәркем өчен бушлай булачак. Бу хакта вокзаллар дирекциясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Карар гражданнарның әлеге хезмәт хакларына даими шикаятьләре аркасында кабул ителгән.

«Барлык мөрәҗәгатьләрнең якынча 20 проценты «санитар бүлмә» хезмәте өчен түләү бәясенә карата тискәре фикерләр иде. Моннан тыш, 87 вокзалда финанс күрсәткечләрен анализлау нәтиҗәләре буенча әлеге хезмәт зыянга эшләвен күрсәтте», — дип сөйләделәр дирекциядә.

Хәзерге вакытта поездга билет булган очракта гына вокзал бәдрәфен бушлай файдаланырга мөмкин. Билет алынган поезд я бер сәгать элек килгән, я станциядә тора, я якындагы өч сәгатьтә китәргә тиеш. 

Фото: архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев