Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ростсельмаш үз техникасының иң яхшы операторларын җиңел автомобильләр белән бүләкли

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләккә 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак.

Ярышларда түбәндәге номинацияләрдә югары эш нәтиҗәләре күрсәтүче теләсә кайсы Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашырга мөмкин: 

- «Тракторы RSM 2000» – культивацияләү, чәчү, дискование, сөрү, туфракны тирәнтен йомшарту – иң яхшы җитештерүчәнлек һәм ягулыкны янга калдыру категорияләрендә;  

- «Ашлык җыю комбайннары TORUM, RSM 161, ACROS» – бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю – суктыру категориясендә;

- «Азык җыю комбайннары RSM F» сериясеннән – кукуруз силосын һәм үләннәр әзерләү – әзерләнгән кукуруз һәм үләннәр күләме категориясендә;

Машиналар AGROTRONIC мониторинглау системасы белән җиһазланган булырга тиеш. Программада катнашу өчен 2020 елның 14 апреленнән 30 ноябренә кадәр түбәндәгеләрне башкарырга кирәк: 

1) Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиле ярдәмендә программада теркәлергә.

2) Катнашу өчен категорияне сайларга.

3) Эшләр башкарырга, ирешкән күрсәткечләрне белешмәләр җыю формасында тупларга. forma_sbora_dannih.pdf.

4) Белешмәләр җыю формасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында имзалатырга.  

5) Белешмәләрҗыю формасын Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиленә тапшырырга. 

6) Күрсәткечләр дәрәҗәсеннән чыгып, түбәндәге бүләкләр биреләчәк:

Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән катнашучылар иң югары бүләкне алалар – 2020 елгы LADA 4x4 Urban 3D (максималь сан – 30 бер.).

Күрсәткечләре бик үк яхшы булмаган катнашучыларга гарантияле бүләк – механизатор өчен җыелма.

Ярышлар нәтиҗәләре 2020 елның 15 декабреннән соң игълан ителәчәк. Конкурс шартлары белән тулырак Ростсельмаш сайтында танышырга мөмкин: www.ppr.rostselmash.com .

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев