Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов үзенең сурәте төшерелгән футболкалар чыгаруны хупламый [+фото]

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин бүген Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар чыгару очрагы турындагы мәгълүматны шәрехләде. Искәртеп узабыз: элегрәк кайбер коммерция структуралары Р.Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар партиясен чыгарган иде. Андрей Кузьмин белдергәнчә, бу шәхси башлангыч. Төбәк башлыгы сурәте белән принтлар урнаштыру мәсьәләсе Татарстан Президенты аппараты белән килештерелмәгән....

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин бүген Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар чыгару очрагы турындагы мәгълүматны шәрехләде. Искәртеп узабыз: элегрәк кайбер коммерция структуралары Р.Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар партиясен чыгарган иде. Андрей Кузьмин белдергәнчә, бу шәхси башлангыч.
Төбәк башлыгы сурәте белән принтлар урнаштыру мәсьәләсе Татарстан Президенты аппараты белән килештерелмәгән.

Республикада Татарстан Президенты сайлаулар буенча кампания үткәрелгән һәм Рөстәм Миңнеханов әлеге вазифага рәсми кандидатларның берсе булган дәвердә, бу аеруча мөһим мәсьәлә булып тора.

"Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар чыгару, минем карашка, хәзерге вакытта республикада көчәя барган сайлау кампаниясе күзлегеннән, бик үк этикага туры килми", - диде Андрей Кузьмин.

Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, бу башлангычны Рөстәм Миңнеханов үзе дә хупламый.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев