Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Биосфера-Фиш» шәхси буасыннан кышкы балык тоту фотоларын куйды

Балык үрчетү комплексы Лаеш районында урнашкан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кышкы балык тотудан төшкән фоторәсемнәр белән уртаклашты. Республика җитәкчесе кайбер фотоларны Инстаграмда үз битендә урнаштырды. Фотоларның берсендә - «Биосфера-Фиш» ҖЧҖнең шәхси сулыгында тотылган чөгә балыклары.

«Якшәмбе булуга карамастан, Президентның бүген кыска эш көне иде. Ә калган вакытын ул гаиләсе белән үткәрергә тырыша. Әбүнәчеләр белән уртаклашкан фотосурәтләрдә Рөстәм Миңнеханов улы белән мәрсин балыгы үрчетелә торган «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында балык тоткан. Анда теләгән һәр кеше балык тота ала», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 

«Рөстәм Нургалиевич мөмкин булган очракта Татарстанда теләсә кайсы туристлык-рекреация зоналарында буш вакытын үткәрүне өстен күрә», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Балык тоткандагы рәсемнәрдә Рөстәм Миңнеханов һәм аның улы Искәндәр, шулай ук «Агава» оешмасы хуҗасы, балык үрчетү комплексын гамәлгә куючы Владимир Малыгин сурәтләнгән.

«Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы Лаеш районында урнашкан. Комплекс эшчәнлеге мәрсин балыклары һәм гибридлары, балык үрчетү материаллары җитештерүгә, Идел-Кама бассейны суларының популяциясен торгызуга һәм балыкландыруга юнәлдерелгән.

Предприятие нигезенә беренче таш салу 2017 елның сентябрендә булды. Бер елдан соң, 2018 елның октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты катнашында проектның беренче чиратын — елына 1 млн чөгә балыгы җитештерү комплексын ачу тантанасы узды.

Фото: instagram.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев