Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Франциянең Мариньян шәһәре технопаркында булды

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озатып йөрүче затларга технопаркның эшчәнлеге, аның үсеш адымнары һәм резидент компанияләр өчен шартлар турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Мариньян шәһәрендә Technoparc des Florides технопаркында булды. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Франциядә ике көнлек (21-22 март) эш сәфәрендә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым во Французскую Республику

Technoparc des Florides технопаркы авиация һәм энергетика өлкәсендә махсуслашкан компанияләр өчен мәйданчыклар тәкъдим итә. Технопарк Марсель шәһәренең Зур диңгез порты янында урнашкан, гомуми мәйданы 87 гектар тәшкил итә.

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озатып йөрүче затларга технопаркның эшчәнлеге, аның үсеш адымнары һәм резидент компанияләр өчен шартлар турында сөйләделәр.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым во Французскую Республику

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Technocentre Henri-Fabre технология үзәгендә булды. Компания фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре өлкәсендә хезмәтләр белән шөгыльләнә. Үзәктә йөздән артык белгеч эшли. Төп максат – сәнәгатьнең төрле өлкәләре арасында элемтәләрне җайга салу. Компания виртуаль чынбарлык, лаборатория тикшеренү материаллары өлкәсендә технологияләр белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнехнов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе әгъзалары Technocentre Henri-Fabre лабораториясендә булды. Биредә виртуаль чынбарлыкны булдыру өчен җиһазлар кулланылган кайбер перспективалы стартапларны тәкъдим иттеләр.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев