Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Төзүчеләр көненә багышланган тантана Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында эшләүче республика халкын һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне белән котлады. Аңа багышланган чара Казанның «Корстон» комплексында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә әйткәнчә, төзелеш тармагында, төбәктә гамәлгә ашырыла торган бурычларга һәм проектларга бәйле рәвештә, 80-90 мең татарстанлы эшли. «Узган елда төзү-монтаж эшләре күләме 350 млрд сум тәшкил итте, сезгә республика икътисады үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

Торжественное мероприятие "Строитель года". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Татарстан төзүчеләре сәнәгать объектларын гына түгел, социаль-мәдәни объектларны да торгызалар – хәзерге вакытта төбәктә 40ка якын программа гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, милли проектлар кысаларында торак йортлар төзелә, иҗтимагый киңлекләр булдырыла, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Шуның белән бергә ул республиканың төзелеш комплексы иң заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш, дип өстәде һәм тиешле белем бирү программаларының мөһимлеген күрсәтте. Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов төзелеш оешмалары җитәкчеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, шулай ук тармак вәкилләренә сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар теләде.

Торжественное мероприятие "Строитель года". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Татарстан Президентыннан тыш, төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган тантаналарда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Торжественное мероприятие "Строитель года". Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

  • 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә дүртенче һәм Идел буе федераль округында торак тапшыру буенча беренче урында тора. Мәскәү өлкәсе, Мәскәү һәм Краснодар крайлары гына аны узып китә. 2011 елдан башлап республика файдалануга ел саен уртача 2,4 млн квадрат метр торак тапшыра.

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев