Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде

Татарстан Президентының иртәсе физик күнегүләрдән һәм ТВ программалардан башлана.

атарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе республика телеканалларында зарядка һәм программалардан башлана. Бу хакта ул кичә журналистларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда сөйләде.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның эш көне гадәттә иртәнге сәгать 5тә башлана. «Иртән торам, физкультура белән шөгыльләнгәндә «Мәйдан» яки ТНВны куям», – диде ул.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңалыкларны гына карамый. Зарядка вакытында аңа иртәнге «Башваткыч» («Головоломка») программасын карау ошый, анда көйне белергә яки кроссвордлар чишәргә кирәк. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ телеканалында башлана.

Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртәне ул эш кабинетыннан төшерелгән фото урнаштыра, шулай итеп Татарстан халкына иртәнге яхшы теләкләрен юллый. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев