Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушан Миңнегуловка тавыш бирик!

«Спорт минем өчен шөгыль генә түгел, ул минем яшәү рәвешем, тормышыма әйләнде. Мин үземне спортсыз күз алдына да китерә алмыйм. Чаңгы спорты белән 13 шөгыльләнәм. Футболны да ярата идем. Теземне имгәткәч, әлеге спортны ташларга туры килде. Мин бүген бары тик чаңгы спортында. Чемпион булу авыр түгел, чемпион булганчыга кадәр узылган юл, аңа әзерлек авыр. Аның өчен зур тырышлык, һәрдаим үз өстеңдә эшләү сорала», - ди атказанган спорт мастеры, 2014 елда Сочида узган ХI Паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов.

«Улыбыз кечкенәдән куйган максатына ирешә торган, тырыш егет булып үсте. Абыйсына ияреп чаңгы түгәрәгенә йөри башлаган  иде, әлеге спортка бөтен җаны-тәне белән тартылды. Без аның уңышлары белән  бик горурланабыз  һәм куанабыз.   Һәрбер ярыш өчен күп көч куела, зур тырышлык сорала. Тренировкалар һава торышының нинди булуына карамастан, бер көн дә калдырылмый. Җәй буе тырышмасаң, кышын гына уңышка ирешеп булмый.  Һәрбер ярышны да телевидение аша күрсәтмиләр. Рушан ярышта вакытта абыйсы   Руслан интернет аша карап,  улыбызның нәтиҗәләре белән таныштырып тора.   Без аңа еракта булсак  та көч өстәп, аның өчен җан атып торабыз», - ди Рушанның әтисе Рөстәм Миңнегулов.

Рушан Миңнегулов бу көннәрдә  Мәскәү өлкәсенең Пересвет шәһәрендә Россия чемпионатында катнашып, классик стильдә 3 урын,  тимераякта шуу стилендә 1 урынны алуга ирешкән. Якташыбызны зур җиңүләре белән тәбриклибез.

Тавыш бирү әле дәвам итә. Бүгенге көндә Рушан Миңнегуловка 41035 кеше тавыш биргән.

Сылтама: http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm

#НашЗемляк100ТАССР

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев