Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Русия Думасы "теләнмәгән" сайтларны томалау турында канун кабул итте

"Теләнмәгән" сайтларны блоклау турында канун өлгесен раслау Мәгълүмат чаралары канунына "чит ил агенты" турында үзгәрешләр кабул ителгән утырышта булды.

Дума мәхкәмә карарыннан башка гына Русиядә "теләнмәгән" сайтларны томалау турында канун өлгесен кабул итте.

Аның авторлары – "Бедрәм Русия", КПРФ һәм "Гадел Русия" вәкилләре. Алар моңа кадәр интернет ресурсларны блоклау гадәттән тыш катлаулы иде дип саный. Моның өчен Русия баш прокуратурасы "теләнмәгән" контент турында мәгълүмат тупларга һәм мәхкәмә карарын алырга тиеш иде.

Хәзер Русиядә 11 оешма "теләнмәгән" буларак танылган. Алар арасында "Демократиягә ярдәм вакыфы", "Американ-Русия икътисади һәм хокукый тәррәкыять вакыфы", "Ачык җәмгыять институты" һәм Британиядә теркәлгән "Ачык Русия" хәрәкәте дә бар. Бу оешмалар белән хезмәттәшлек иткәннәргә Русиядә адиминстратив һәм җинаять җәзасы карала.

Русия Думасының "теләнмәгән" сайтларны томалау турында канун кабул итүе Мәгълүмат чаралары канунына "чит ил агенты" турында үзгәрешләр кертелгән утырышта булды.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев