Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба кызы Фәнзилә Гыймадиева элемтә министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясады

Гыйнвар ахырында Казан­ның «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы кол­легиясенең киңәйтелгән уты­рышы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгълүмат техноло­гия­ләрен үстерү фонды рәи­се Дмитрий Крюков катнашкан чарада Саба кызы Фәнзилә Гыймадиева да чыгыш ясады.

undefinedҖиңүчене дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов бүләкли.

Чатнатып татарча, үзебезчә сөйләде Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укучы кыз. Ул моның белән горурлануын үзе дә яшерми. “Мин рәхәтләнеп татарча сөйләдем. Чөнки 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Үз телемне ничек яратуымны чыгышым вакытында яхшы аңладым. Техникум исеменнән сөйләргә миңа сүз бирүләренә бик рәхмәтлемен”,– дип язды ул инстаграм битендә. 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фото: instagram.com/_fanzilyaaa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X