Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышында нинди мәсьәләләр күтәрелде? [фоторепортаж]

Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңннеханов алып барды. 2012 елга Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында, 2013 елның беренче кварталында Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше хакындагы көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсүн...

Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңннеханов алып барды.

2012 елга Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында, 2013 елның беренче кварталында Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше хакындагы көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсүн Сөнгатов чыгыш ясады. Депутатлар 2012 елда бюджет үтәлешен керемнәр буенча 1,5333 миллиард, чыгымнар буенча 1,3758 миллиард сум күләмендә расладылар.

Саба муниципаль районының 2013 елның беренче кварталында социаль-икътисадый үсеше турында һәм 2012 елда Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү һәм 2013 елга эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен билгеләү хакында сөйләү өчен сүз Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусовка бирелде.

2013 елның беренче яртыеллыгында Саба муниципаль районы милке булган мөлкәтне хосусыйлаштыру программасы белән мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин таныштырды. Утырышта, Россия Эчке эшләр министрлыгы республика баш идарәсенең райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айнур Галимуллин чыгышыннан соң, 2013-2015 елларга Саба муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы район максатчан Программасы кабул ителде.

Аннары хезмәт урыныннан бирелә торган торак турындагы Нигезләмә, Саба муниципаль районының Уставына (икенче укылыш), Саба муниципаль район Советының 55 номерлы карары белән расланган (25.08.2011 ел) "Саба муниципаль районында муниципаль хезмәт турында"гы Нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштыру өчен сүз юридик бүлеге начальнигы Альберт Миникаевка бирелде.

Депутатлар Саба муниципаль район Советының (21.11.2006 ел) 82нче санлы "Коммуналь хезмәтләрне файдалану нормативлары туранда"гы карарын гамәлдән чыгару турында карар кабул иттеләр

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев