Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба полициясе хезмәткәрләре Сочида узачак Олимпиадада эшләргә китә?

Татарстаннан 700 ләп полиция хезмәткәре, 2014 нче елда узачак Олимпия уеннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Сочига җибәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган, Казандагы Универсиадада иҗтимагый тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган брифингта ТР ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. "Хәзерге вакытта без...

Татарстаннан 700 ләп полиция хезмәткәре, 2014 нче елда узачак Олимпия уеннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Сочига җибәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган, Казандагы Универсиадада иҗтимагый тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган брифингта ТР ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
"Хәзерге вакытта без шәхси составны октябрь ае азагында Сочига җибәрү өчен әзерлибез. Алар Олимпиада чорында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәчәк. Август ахырында 100 дән артык хезмәткәрне Санкт-Петербургка озатачакбыз", - дип белдерде Фәргать Мөхәммәтҗанов. Билгеле булганча, сентябрь башында анда "Большая двадцатка" илләре җитәкчелегенең саммиты булуы көтелә. "Читкә чыкканда, без үз эшебезне һәрвакыт намус белән башкарырга тырышабыз. Гадәттә безнең хезмәткәрләрне уңай яктан гына бәялиләр", - дип билгеләп узды ТР ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X