Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы укучылары Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән мастер-класслар алдылар

Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык уен коралларында уйнаучы укучылар,укытучылар һәм биючеләр өчен "Мастер-класс"лар күрсәтте. Скрипка, баян, курайларның килеп чыгышын, тарихын сөйләп, уйнау осталыклары белән таныштырдылар. Уен коралларында төрле халык,заман,классик әсәрләрне үз колоритына туры китереп уйнап булганын күрсәттеләр.Сәнгать мәктәбендә белем...

Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык уен коралларында уйнаучы укучылар,укытучылар һәм биючеләр өчен "Мастер-класс"лар күрсәтте.

Скрипка, баян, курайларның килеп чыгышын, тарихын сөйләп, уйнау осталыклары белән таныштырдылар. Уен коралларында төрле халык,заман,классик әсәрләрне үз колоритына туры китереп уйнап булганын күрсәттеләр.Сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыларның сәләтләрен тикшерделәр,үзара көч сынаштылар. Скрипка буенча 6 сыйныфта укучы Садыйкова Регина белән әсәр өстендә эшләү, булган хаталарны ничек бетерү өлешен дәрес формасында алып бардылар.

Шулай ук мастер класста сәнгать мәктәбенең бию классында укучы балаларга: "Дәресне нәрсәдән башлыйбыз?"- дигән сорау куелды. Балалар бер тавыштан: "Баш иеп башлыйбыз һәм укытучыларга рәхмәт әйтеп баш иеп бетерәбез"- дип җавап бирделәр. Айрат Хамитов татар халык биюе элементларының дөрес эшләнешен сөйләде. Ансамбльнең биючеләре биеп күрсәттеләр, балалар белән бергә кайбер хәрәкәтләрне аерым өйрәнеп үттеләр.

Ә урта мәктәпләрдә эшләүче хореография укытучыларының сораулары буенча рус ,татар,мари халык биюләренең дөрес эшләнешен күрсәтеп,хәрәкәтләрен өйрәтеп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев