Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба урманнарын Африкада да беләләр [+фоторепортаж]

Ел саен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба урман хуҗалыгы хезмәт вазифаларын башкару осталыгына бәйге үткәрә. Быел моның өчен Теләче районы Лесной бистәсе янындагы иркен алан сайланган иде. Бәйгедә Сабабаш, Мишәбаш, Курса, Кукмара, Шәмәрдән, Ленин урман участокларының, агач эшкәртү цехы, селекция-орлыкчылык үзәге коллективларының, шулай ук егерьларның үз хезмәтләрен ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды....

Ел саен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба урман хуҗалыгы хезмәт вазифаларын башкару осталыгына бәйге үткәрә. Быел моның өчен Теләче районы Лесной бистәсе янындагы иркен алан сайланган иде. Бәйгедә Сабабаш, Мишәбаш, Курса, Кукмара, Шәмәрдән, Ленин урман участокларының, агач эшкәртү цехы, селекция-орлыкчылык үзәге коллективларының, шулай ук егерьларның үз хезмәтләрен ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды. Нинди агачны кисәргә, яшь үсентене кайчан урманга күчереп утыртырга, делянканы ничек дөрес бүлеп алырга, аттестацияләргә, документлаштырырга, яшь үсентеләрне планлаштырырга, агачны ничек дөрес аударырга, орлык, яфракларның нинди агачныкы икәнлеген белергә, җиргә утыртып куйган бүкәннәрне сызык буенча моторлы пычкы белән тиз һәм дөрес итеп кисәргә - биремнәр нигездә әнә шундый иде. Быел ат җикмәделәр, урманчылар аны инде онытып бара. "Арагызда камытны тәртәгә кайсы яктан киертәсен дә белмәүчеләр бардыр",- дип шаяртып алды урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин. Аның каравы яшел киемле һөнәр ияләренең урманнарны дөрес формалаштыру осталыгына күзләр генә тимәсен. "Барлык урман участоклары да биремнәрне дөрес үтәде. Бигрәк тә Мишәбаш участогы урманчылары осталык күрсәтте",- диде делянка бүлеп алу номинациясендә баш судья булган Рашат Талипов.

Урманчыларның агач егуларын карау аеруча мавыктыргыч, әмма саклык чарасын да күрергә кирәк. Шуңа күрә яннарына махсус баш киеменнән барырга туры килде. Ленин урманчылыгыннан Илсур һәм Равил Садыйковларның каенны 30 секундта билгеләнгән урынга - казыкның өстенә үк төшергәнен сокланып карадык. "Боларга, берсүзсез, биш балл",- диде судья Илһам Сафин. Садыйковлар теплицада үстерелгән яшь кәлшәләрне утыртуда да югары балл алдылар.

Фоторепортаж

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев