Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада ирен пычак белән чәнчеп үтергән хатын-кызны сак астына алу турында карар чыгарылды

Соңгы вакытта районыбызда кеше үтерү белән бәйле аеруча авыр җинаять фактлары теркәлде. 4 октябрь иртәсендә район үзәк хастаханәсенә корсагына пычак белән чәнчүдән барлыкка килгән яра белән 1970 елгы ир кеше китерелә һәм реанимация бүлмәсендә вафат була. Әлеге факт буенча ирнең хатынына карата җинаять эше кузгатылды һәм Россия Тикшерү комитетының Арча...

Соңгы вакытта районыбызда кеше үтерү белән бәйле аеруча авыр җинаять фактлары теркәлде. 4 октябрь иртәсендә район үзәк хастаханәсенә корсагына пычак белән чәнчүдән барлыкка килгән яра белән 1970 елгы ир кеше китерелә һәм реанимация бүлмәсендә вафат була. Әлеге факт буенча ирнең хатынына карата җинаять эше кузгатылды һәм Россия Тикшерү комитетының Арча районара бүлегесе тикшерүчесе аны сак астына алуны сорап район судына мөрәҗәгать итте. Хатынның кеше үтерүдә катнашы булуы аның гаебен тануы турында беркетмә белән дә раслана. Суд тикшерүченең гаризасын канәгатьләндереп, З.ны сак астына алу турында карар чыгарды.

17 октябрь көнне Шәмәрдәннең Зеленая урамындагы фатирда көч кулланып үтерү билгеләре булган ир кеше мәете табыла. Россия Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге тикшерүчесе тарафыннан үткәрелгән башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, ул кичтә 1977 елгы В. исерек хәлдә, ике арада килеп чыккан низагтан соң, корбанын фатирында явызларча кыйнап үтергән. Хәзерге вакытта В. район суды карары нигезендә хөкем карары чыгарылганчы сак астында тотылачак.

Саба районы суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X