Саба таңнары

24 октябрь 2014 яңалыклары

  • 24 октябрь 2014 - 10:03
    Төнге сәгатьләрдә өлкәннәрдән башка йөргән 64 балигъ булмаган үсмерне тоткарладылар
    Балигъ булу - закон нормалары нигезендә шәхеснең җәмгыятьтә тулысынча балигъ дип санала башланган яше. Унсигезгә җитмәгәннәр "балигъ булмаганнар" дип йөртелә һәм аларның кайбер хокуклары чикләнә. Әйтик, "Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турындагы" Татарстан Республикасы Законы нигезендә балигъ булмаганнар 1 сентябрьдән 31...
    1312
    0
    0
  • 24 октябрь 2014 - 09:43
    Алан-Елга авылында яшәүче Таҗиевлар меңәр баш чеби, дистәләгән каз-үрдәк үстерәләр [+фото]
    Авыл җирен мәшәкате, эше күп дип зарланырга яратабыз кайчак. Кайберәүләрне тыңлап торсаң, эш оясы гына дип күз алдына килә авыл тормышы.
    1163
    0
    0
  • 24 октябрь 2014 - 06:54
    Сабада ирен пычак белән чәнчеп үтергән хатын-кызны сак астына алу турында карар чыгарылды
    Соңгы вакытта районыбызда кеше үтерү белән бәйле аеруча авыр җинаять фактлары теркәлде. 4 октябрь иртәсендә район үзәк хастаханәсенә корсагына пычак белән чәнчүдән барлыкка килгән яра белән 1970 елгы ир кеше китерелә һәм реанимация бүлмәсендә вафат була. Әлеге факт буенча ирнең хатынына карата җинаять эше кузгатылды һәм Россия Тикшерү комитетының Арча...
    1150
    0
    0
  • 24 октябрь 2014 - 06:43
    Билгесез затлар 58 яшьлек ханымга һөҗүм итеп, ике аягын сындырганнар
    Яшел Үзәндә билгесез затлар 58 яшьлек ханымга һөҗүм итеп, аның ике аягының да балтыр сөяген сындырган. Җинаять пенсионерның йорты янында булган. Әби урамга чыккач, ике ир-ат килеп, аны тик торганнан кыйный башлаган. Алар аның акчаларын таларга теләгән. Әбине кичекмәстән хастаханәгә озатканнар. Безнең гәҗит.
    1176
    0
    0
  • 24 октябрь 2014 - 05:41
    "Казан-Арена"да футбол матчлары узмаячак
    Россия футбол премьер-лигасы чемпионатындагы икенче әйләнеш уеннарын "Рубин" командасы "Казан-Арена"да уздырмаячак. Бу хакта команданың җанатарлары белән очрашу барышында стадионның директоры Радик Миннәхмәтов җиткерде. - 2015 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатына "Казан-Арена"ны әзерләү эшләре декабрьдә башлана, - диде ул. - Быелның соңгы уенын "Казан-Арена"да уздырачакбыз, ә сезонның...
    553
    0
    0
  • 24 октябрь 2014 - 05:08
    Югары тизлек белән барган машина йөртүче баганага килеп бәрелгән
    Казанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 25 яшьлек кызны хастаханәгә озатырга туры килгән. Казанның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге белдерүенчә, кичә 4.10 сәгатьтә 32 яшьлек ир-ат идарәсендәге "ВАЗ-2110", Воровский урамы ягыннан Дементьев урамы юнәлешендә Ибраһимов проспекты буенча хәрәкәт иткәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм светофор баганасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә,...
    1159
    0
    0
  • 24 октябрь 2014 - 04:57
    Наркотиклар сату фактлары турында “кайнар телефон” элемтәсе эшли башлады
    Мәгълүм булганча, 13 октябрьдән республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы башланды. Айлык чорында халык белән оператив эш оештыру, наркотиклар сату, алар белән законсыз эш итү фактлары турында кешеләрдән язмача мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен полициядә (адресы: Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 62) үзидарә органнарында, прокуратурада (адресы: Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 56), сәүдә үзәкләрендә, спорт...
    1138
    0
    0
  • 24 октябрь 2014 - 04:51
    Яңа һиҗри ел белән!
    Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләр! Бүген якты көн тәмамланып, ахшам намазына азан әйтелү белән Яңа - 1436 нчы һиҗри ел үз көченә керә. Ул - пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылуы (күченүе) белән бәйле ел исәбе. Иртәгә - 1 мөхәррәм - Яңа елның беренче көне. Ислам динен тотучы яки аңа...
    1270
    0
    0
Реклама