Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Казан-Арена"да футбол матчлары узмаячак

Россия футбол премьер-лигасы чемпионатындагы икенче әйләнеш уеннарын "Рубин" командасы "Казан-Арена"да уздырмаячак. Бу хакта команданың җанатарлары белән очрашу барышында стадионның директоры Радик Миннәхмәтов җиткерде. - 2015 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатына "Казан-Арена"ны әзерләү эшләре декабрьдә башлана, - диде ул. - Быелның соңгы уенын "Казан-Арена"да уздырачакбыз, ә сезонның...

Россия футбол премьер-лигасы чемпионатындагы икенче әйләнеш уеннарын "Рубин" командасы "Казан-Арена"да уздырмаячак. Бу хакта команданың җанатарлары белән очрашу барышында стадионның директоры Радик Миннәхмәтов җиткерде.
- 2015 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатына "Казан-Арена"ны әзерләү эшләре декабрьдә башлана, - диде ул. - Быелның соңгы уенын "Казан-Арена"да уздырачакбыз, ә сезонның калган уеннары биредә үткәрелми. Су спорты чемпионаты дирекциясе куйган таләпләр шундый.
Шулай итеп, футбол матчлары су спорты беренчелеге төгәлләнгәч кенә "Казан-Арена"га әйләнеп кайтачак. Сезонның икенче әйләнеш уеннарын Казан командасы Үзәк стадионда яки "Рубин" стадионында уздырачак..
Исегезгә төшерәбез, 23 октябрьдә "Рубин" клубы җитәкчелеге тамашачылар белән "Казан-Арена"да очрашу уздырды. Бирегә иллеләп җанатар җыелды. Киләсе шундый очрашу декабрь ахырында булачак.
Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев