Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Алан-Елга авылында яшәүче Таҗиевлар меңәр баш чеби, дистәләгән каз-үрдәк үстерәләр [+фото]

Авыл җирен мәшәкате, эше күп дип зарланырга яратабыз кайчак. Кайберәүләрне тыңлап торсаң, эш оясы гына дип күз алдына килә авыл тормышы.

Әмма шул мәшәкатьләрдән дә күңеллелек табып, хезмәттән курыкмый яшәүчеләр янында булгач, үз тормышыңа да матурлык өстәлә кебек. Кара, тырышсаң була икән бит, дигән фикер уяна. Димәк, тормышның яме дә, ризыкның тәме дә хезмәттә!

Алан-Елга авылында яшәүче Таҗиевлар да ишегалды тулы мәшәкатьтән курыкмыйлар. Меңәр баш чеби, дистәләгән каз-үрдәк үстерәләр. Өстәвенә абзарда дүрт баш мөгезле эре-терлек күшәп тора.

- Беренче партия мең баш чебине апрельдә алган идек. Мин гел кечкенә, бер көнлек чебиләр алам. Алай ышанычлырак, үлмиләр дә. Алуга ук катнаш азык бирәм. Аның вагы әйбәтрәк. Катнаш азыкка акча жәлләүчеләр дә бар, алай итәргә кирәкми, чебиләр өчен кирәкле бөтен витамины шунда бит. Сөт-ипи, йомырка уып ашатып кына да үстереп караган булды, алай барыбер үләләр. Ун-унбиш көннән соң арпа, бодай, кукуруз тарттырып бирә башлыйбыз. Һәркайсын сатып алабыз. Бодайны - 7, арпаны 6 сумнан сатып алдык. Катнаш азыкны да егермешәр капчык алып куябыз. Ул да очсыз түгел. Әмма кыйммәт дип утырып булмый. Эшлисе дә эшлисе, ялкаулыкны яратмыйм мин, - ди хуҗабикә.

Чебиләр өчен, элеккечә әйтсәк, мал өенә өч катлы кунак йорты ясап куйганнар. Кунак өеннән бер ким җире дә юк. Ун-унбиш көнгә кадәр икенче-өченче катында яшиләр. Бераз хәлләнгәч, салкынга түзәрлек булгач, урын тарая башлагач, беренче катка күчерәләр. Аннан сарайга, соңрак ишегалдына, урамга чыгалар. Шулай баскычлар уза-уза көрәя чебиләр, 3-4 килограммга кадәр җитәләр.

- Ике-өч айга гына тырышырга була. Эшләп торгач, йөрәгеңә файдалы бит. Кечкенә чакларында яратып, сокланып йөрим. Канат, койрык үсә башлавына сөенәсең, - дип чебиләренең "бәби" чагын да яратып сөйләп ала Альфира ханым.

Өч катлы "кунак йорты"ның морҗасы да бар. Андагы казаннарда каз-үрдәккә арпа, бәрәңге, бодай катнашмасыннан ризык пешә. Мәшәкате күп булса да, кош-кортны күпләп асрагач рәхәт. Бердән, үз хуҗалыгыңда үскән, экологик чиста ит ашыйсың. Икенчедән, кунаклар кайтканда - өстәлең тулы сый-нигъмәт. Кадыйр абый да, Альфира апа да унар-унберәр балалы ишле гаиләдә үскән кунакчыллар. Димәк, туган-тумача төп нигезгә сукмакны онытмый. Кош-кортны мулдан үстерүнең тагын бер уңай ягы: үз хуҗалыкларыннан артканын сораучыларга сатып та җибәрәләр.

Тавыклары да үзләре кебек уңган икән. Йомырка салучы 60лап кызыл тавык көн саен кетәкләп, дистәләгән йомырка белән сыйлап кына тора үзләрен.

Узган ел 50 каз үстергәннәр. Быел азрак баш санын киметкәннәр. Шулай да киләчәктә күбрәк үстерү уе юк түгел.

- Бер казны чистартырга дүрт сәгать вакыт китә. Көне буена өчәр каз чистартам. Бала йоны булмаса эше тиз бетә, ә тегеләй ярты көнгә дә суза. Казандагы кайнап торган суга тыгып пешеклим дә радио тыңлый-тыңлый, кушылып җырлый-җырлый чистартам. Юып, эшен бетергәч кабартып та җибәрәм. Канатларын алып, муеннарын югач, муен ягыннан өрәсең. Ит белән тире арасына һава керә дә, тагын да матурлана. Эч-башын сораучылар бигрәк күп, инде белешеп тә куйдылар.Сөт тапшырабыз. Унбиш көн саен акчасын биреп бара. Килограммын 15 сумнан хисап ясады бу айда. Җәй көне егермешәр литр була иде, хәзер сөт кими бит, 15әр литр тапшырам көнгә, - дип тәмләп, яратып сөйли Альфира Таҗиева.

Тырышлык куеп алган хәләл акча­ла­рына җәй буе йортларын төзек­ләндергәннәр. Август аенда хуҗа­бикәнең юбилеен уздырып, кече ул­ларын да өйләндереп куйганнар.

Таҗиевлар авылның тавык та чүпләп бетерә алмаслык хезмәтендә сәхнәдә чыгыш ясарга да вакыт тапканнар. Ике ул, бер кызлары белән гаилә ансамбле оештырып музыка уен коралларында уйнап-җырлап та йөргәннәр әле. Булганнан бар да була. Балалары да хезмәт сөеп үскән. Олысы Рөстәм гаиләсе дистәләгән кош-корт асрый, куяннар үрчеткән, умарта кортлары белән әвәрә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X