Югары тизлек белән барган машина йөртүче баганага килеп бәрелгән
Яңалыклар

Югары тизлек белән барган машина йөртүче баганага килеп бәрелгән

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 25 яшьлек кызны хастаханәгә озатырга туры килгән. Казанның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге белдерүенчә, кичә 4.10 сәгатьтә 32 яшьлек ир-ат идарәсендәге "ВАЗ-2110", Воровский урамы ягыннан Дементьев урамы юнәлешендә Ибраһимов проспекты буенча хәрәкәт иткәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм светофор баганасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә,...

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 25 яшьлек кызны хастаханәгә озатырга туры килгән.
Казанның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге белдерүенчә, кичә 4.10 сәгатьтә 32 яшьлек ир-ат идарәсендәге "ВАЗ-2110", Воровский урамы ягыннан Дементьев урамы юнәлешендә Ибраһимов проспекты буенча хәрәкәт иткәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм светофор баганасына килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел машинаның 25 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Татар-Информ.


Нет комментариев