Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төнге сәгатьләрдә өлкәннәрдән башка йөргән 64 балигъ булмаган үсмерне тоткарладылар

Балигъ булу - закон нормалары нигезендә шәхеснең җәмгыятьтә тулысынча балигъ дип санала башланган яше. Унсигезгә җитмәгәннәр "балигъ булмаганнар" дип йөртелә һәм аларның кайбер хокуклары чикләнә. Әйтик, "Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турындагы" Татарстан Республикасы Законы нигезендә балигъ булмаганнар 1 сентябрьдән 31...

Балигъ булу - закон нормалары нигезендә шәхеснең җәмгыятьтә тулысынча балигъ дип санала башланган яше. Унсигезгә җитмәгәннәр "балигъ булмаганнар" дип йөртелә һәм аларның кайбер хокуклары чикләнә. Әйтик, "Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турындагы" Татарстан Республикасы Законы нигезендә балигъ булмаганнар 1 сентябрьдән 31 майны кертеп кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 6га кадәр, 1 июньнән 31 августны кертеп кичке сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр өлкән кешеләрдән башка җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел. Бу чикләү - балалар җинаятен һәм наркомания күренешләрен кисәтүгә, булдырмый калдыруга юнәлдерелгән чара. Төнлә йөрүче яшүсмерләр үзләре дә җинаятьчеләр корбаны булырга мөмкин. Балигъ булмаганнар төнлә йөрергә ярамаган җәмәгать урыннары булып урамнар, стадионнар, парклар, скверлар, транспорт чаралары, вокзал, аэропорт биләмәләре санала. Ә торак йортларның подъездлары, ишек аллары, балалар спорт мәйданчыклары, су буйлары моңа керми. Шул ук вакытта сексуаль характердагы товарлар сату объектларында, сыра, алкоголь продукциясе белән сәүдә итү урыннарында 18 яше тулмаганнарга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ягъни көндез дә йөрү тыелган. Балигъ булмаганнар төнлә йөрү тыелган җәмәгать урыннарында тоткарланганда аларның шәхесе, яшәү урыны ачыклана һәм бу хакта кичекмәстән ата-аналарына хәбәр ителә, аларны административ җаваплылыкка тарту өчен материал әзерләнә.

Агымдагы елның 9 аенда полиция хезмәткәрләре төнге сәгатьләрдә җәмәгать урыннарында өлкәннәрдән башка йөргән 64 балигъ булмаган үсмерне тоткарладылар. Шуларның 24е җәйге чорда урамнарда йөрүчеләр. Мәктәпләрдә укулар башланып киткәч тә "комендант сәгате"н санга сукмаучылар очрый тора. Әйтик, сентябрьдә үткәрелгән рейдлар вакытында төнлә йөрүче 8 яшүсмер ачыкланды. Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 9 айда балалары закон таләпләрен бозган өчен аларның ата-аналарына карата төзелгән 55 административ беркетмә каралды. Болар нигездә 15-18 яшьлек балалар. Бер укучы комиссия каршында ел дәвамында 2 тапкыр җавап тотты.

Закон таләпләрен бозучыларга кисәтү яисә 500 сумнан 1000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 3 меңнән 5 меңгә, юридик затларга 15 меңнән 20 меңгә кадәр штраф каралган. Шул ук вакытта бала төнлә йөреп берәр кыңгыр гамәл кылса, җинаятьчеләрдән зыян күрсә, килгән зыянны акча белән генә бәяләү кыен булачак.

Алина Романова,

балигъ булмаганнарның эшләре буенча өлкән инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев