Яңа һиҗри ел белән!
Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләр! Бүген якты көн тәмамланып, ахшам намазына азан әйтелү белән Яңа - 1436 нчы һиҗри ел үз көченә керә. Ул - пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылуы (күченүе) белән бәйле ел исәбе. Иртәгә - 1 мөхәррәм - Яңа елның беренче көне. Ислам динен тотучы яки аңа...
Кадерле мөэмин-мөселман кардәшләр!
Бүген якты көн тәмамланып, ахшам намазына азан әйтелү белән Яңа - 1436 нчы һиҗри ел үз көченә керә. Ул - пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылуы (күченүе) белән бәйле ел исәбе. Иртәгә - 1 мөхәррәм - Яңа елның беренче көне. Ислам динен тотучы яки аңа хөрмәт белән караучы райондашларыбызны ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбриклибез. Аллаһ Тәгалә барчабызга саулык-сәламәтлек, иҗтиһадта уңышлар, иман ныклыгы, илебезгә иминлек насыйп әйләсен. Яңа ел дингә килеп җитә алмаганнарга гамәл-гыйбадәтне башлау, намазларга басу елы булса иде. Амин.
Саба районы мөхтәсибәте, Саба җамигъ мәчете имамлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев