Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада урып-җыю комбайннарына техник күзәтү үткәрелде

Узган атнада "Курсабаш" хуҗалыгы базасына респуб­ликаның 14 районыннан инженер-инспекторлар җыелды. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсе инспекторлары урып-җыю комбайннарына техник күзәтү үткәрде. Быелгы уракта хуҗалыкның дүрт "GLAAC TUCANO" комбайны катнашачак. Иң беренче штурвал артына утырачак механизаторның комбайн йөртергә хокукы барлыгы билгеләнде. Яңа кагыйдәләр буенча комбайнчы ярдәмчесе дә шундый...

Узган атнада "Курсабаш" хуҗалыгы базасына респуб­ликаның 14 районыннан инженер-инспекторлар җыелды. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсе инспекторлары урып-җыю комбайннарына техник күзәтү үткәрде.

Быелгы уракта хуҗалыкның дүрт "GLAAC TUCANO" комбайны катнашачак. Иң беренче штурвал артына утырачак механизаторның комбайн йөртергә хокукы барлыгы билгеләнде. Яңа кагыйдәләр буенча комбайнчы ярдәмчесе дә шундый ук хокукка ия булырга тиеш. Шулай ук, куркынычсызлык кагыйдәләре, янгынга каршы таләпләрнең дә үтәлгән булуы мөһим. Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район бүлеге башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Рөстәм Харисов әйтүенчә, чит илдән кайткан техникалар катлаулылыклары белән аерыла. Иң беренче максат - кысылу, имгәнү очракларын булдырмау. Ә әлеге хуҗалыкта комбайннар барысы да таләпләргә туры килерлек итеп әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев