Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада яшәүче хатын-кыз үз куллары белән мошенниклар счетына 29 000 сум акча күчергән

Соңгы вакытта республикада банк карталарының блокировкасын бетерү тәкъдиме белән мошенниклык итү очраклары ешайды. Шундый факт безнең районда да теркәлде. Быел 17 апрельдә 36 яшьлек хатын-кызның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында хәбәр килә. Тулы мәгълүмат алу өчен 89276***014 номерына шалтыратырга ки­рәклеге әйтелә. Бернинди мәкер-хәйлә сизмәгән ханым шунда ук СМС-хәбәрдә күрсәтелгән...

Соңгы вакытта республикада банк карталарының блокировкасын бетерү тәкъдиме белән мошенниклык итү очраклары ешайды. Шундый факт безнең районда да теркәлде. Быел 17 апрельдә 36 яшьлек хатын-кызның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында хәбәр килә. Тулы мәгълүмат алу өчен 89276***014 номерына шалтыратырга ки­рәклеге әйтелә. Бернинди мәкер-хәйлә сизмәгән ханым шунда ук СМС-хәбәрдә күрсәтелгән телефонга шалтырата. Телефонны бер ир-ат ала. Ул үзен Мәскәүдәге банк хезмәткәре итеп күрсәтә һәм карталарның блокировкасын бетерү белән шөгыльләнүен әйтә. Моның өчен үзенең телефонына 29000 сум акча күчерергә куша. Хакерлар аның счетыннан акча алырга омтылыш ясаганнар дигән сүздән куркуга калган ханым әйтелгән сумманы СМС-хәбәрдә күрсәтелгән телефон счетына күчерә. Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге әлеге факт буенча тикшерү чаралары үткәрә.

Бу гыйбрәтле факт башкаларга сабак булсын иде. Банк карталары белән мошенниклык итүнең билгеләре: соралган гамәлне тиз арада башкаруның, персональ мәгълүматларны бирүнең, яңартуның яки раслауның таләп ителүе. СМС-хәбәргә җавап соралуы. Бу очракта кәрәзле телефоннан сизелерлек зур суммалар "урланачак". Кәрәзле телефон аша алдау корбаны булмауның кагыйдәсе бик гади: аноним шалтыратуларга, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә генә кирәк. Банк карталары белән бәйле проблема турында хәбәр килсә, иң элек картада күрсәтелгән номер белән банкка шалтыратыгыз. Социаль хезмәтләр телефонына 009 (түләүсез) шалтыратып алырга була. Зур чыгымнар белән бәйле карар кабул итәргә туры килгәндә һәрвакыт туганнарыгыз, якыннарыгыз белән киңәшегез. Мошенниклардан зыян күрүчеләрнең тиз арада полициягә (02,02-32-02,) 2-33-42, 2912938) хәбәр итүләре мөһим. Шулай эшләгәндә ал­дак­чыларның эзенә тизрәк төшәргә мөмкин булачак.

Руслан Закиров,

икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендә эшләүче өлкән оперуполномоченный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев