Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар Кукмарада узган “Балкыш”­ фестиваленең II этабында [фоторепортаж]

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы­ вете­ран­нарның республика "Балкыш"­ фестиваленең II этабы Кукмара мәдәният йор­тында үткәрелде. Конкурста районыбызның иң сәләтле өлкән сәхнә осталары катнашты. Район мәдәният йортының "Нәүрүз" фольклор коллективы, тальянчылар ансамбле (җитәкчеләре Рәйсә Имамиева, Вилорик Вәлиуллин) Шәмәрдән ветераннар оешмасының "Тулган ай" фольклор коллективы (җитәкчесе Минҗиһан Галиева), Иләбәр авыл клубы каршында эшләүче "Наза"...

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы­ вете­ран­нарның республика "Балкыш"­ фестиваленең II этабы Кукмара мәдәният йор­тында үткәрелде. Конкурста районыбызның иң сәләтле өлкән сәхнә осталары катнашты. Район мәдәният йортының "Нәүрүз" фольклор коллективы, тальянчылар ансамбле (җитәкчеләре Рәйсә Имамиева, Вилорик Вәлиуллин) Шәмәрдән ветераннар оешмасының "Тулган ай" фольклор коллективы (җитәкчесе Минҗиһан Галиева), Иләбәр авыл клубы каршында эшләүче "Наза" фольклор коллективы (җитәкчесе Тәнзилә Яруллина). Ялгыз башкаручылар: Сатыш авылыннан Фәйзелхак Гарипов (баянда улы Фәннүр Гарипов), Тәнзилә Яруллина (баянда Тәфкил Яруллин), биюче Тәнвирә Гимадиева, Кече Шыңар авылыннан ветеран җырчы Лира Галләмова, Эзмәдән Римма Шиһапова (нәфис сүз), Явлаштау авылыннан җырчы Ринат Шамилов, тальян гармун белән Вилорик Вәлиуллин, татар халык биюе белән Шәмәрдәннән Гөлчирә Әүхәдиева, Сабадан ветеран җырчы Рәкыйбә апа Гатауллина мәртәбәле жюри алдында имтихан тоттылар. Жюри составында Раушан Шәриф, Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Рамил Курамшин, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор бүлеге җитәкчесе Венера Гәрәева һәм башкалар бар иде. Ул көнне райондашларыбызның чыгышларына алкышлар күп булды. Райондашларыбызның чыгышларыннан торган программаны М.Кәримов алып барды һәм әлеге конкурсның махсус Дипломы белән бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны сәхнәдән якташыбыз Татарстанның халык артисткасы Венера Гәрәева тәбрикләде һәм конкурс дипломнарын тапшырды. Җавап йөзеннән без дә күренекле якташыбызга кәр­җин белән теречәчәкләр бүләк иттек.

Миннислам Кәримов,

әйдәп баручы методист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев