Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасында киемнәрне милли орнамент белән бизәргә өйрәтәләр

Гөлзилә Ахунова әйтүенчә, балалар бакчасында сабыйларның сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә.

undefined

Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында сабыйларны өс, баш, аяк киемнәрен милли орнаментлар белән бизәргә өйрәтәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә балалар бакчасы мөдире Гөлзилә Ахунова сөйләде.

245 сабый йөри торган балалар бакчасы — Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме балалар бакчасы исемлегендә.

«Кибеттән алган дидактик уеннар гына түгел, тәрбиячеләр үз куллары белән уйлап чыгарган уеннар да кулланыла. Алар татар орнаментлары белән бәйле. Балалар лалә чәчәге белән алъяпкыч, читек, түбәтәй бизи», — диде Гөлзилә Ахунова.

Ул бакчада Чәкчәк, Сабантуй бәйрәмнәре, «Әбиемнең серле сандыгы» атналык проекты уздырылуын әйтте. «Балалар элекке гореф-гадәтләрне, җыр-биюләрне искә төшерә», — диде.

Гөлзилә Ахунова әйтүенчә, балалар бакчасы сабыйларның сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирә. «Татар телендә төрле дәресләрне кызыклы итеп үткәрәбез, шигырь конкурсларын оештырабыз. Муниципаль этап бәйгеләрендә телләр буенча һәм башка конкурсларда еш катнашабыз. Әти-әниләр белән эшлибез», — диде. 

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев