Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның “Дулкын” халык бию коллективы питрәчлеләрне зур концерт программасы белән шаккаттырып кайтты

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының төп чаралар планына кертелгән 2013 елның 10 ноябреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча халык исемен йөртүче үзешчән сәнгать коллективларының чыгыш турлары башланып китте. 2013 елдан башлап "Авыл клублары төзү" программасы буенча төзелгән клубларда махсус концерт чыгышларны күздә тотып оештырылган әлеге чараның төп юнәлеше, халык исемен...

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының төп чаралар планына кертелгән 2013 елның 10 ноябреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча халык исемен йөртүче үзешчән сәнгать коллективларының чыгыш турлары башланып китте. 2013 елдан башлап "Авыл клублары төзү" программасы буенча төзелгән клубларда махсус концерт чыгышларны күздә тотып оештырылган әлеге чараның төп юнәлеше, халык исемен йөртүче коллективларны раслау, алар катнашында күрше районнарга күчмә концерт программалары оештыру. Әлеге программа нигезендә 24 ноябрь кичендә безнең районыбыз һәвәскәрләре, район мәдәният йортының "Дулкын" халык бию коллективын (җитәкчесе Альбина Мөбәрәкҗанова) раслау максатыннан зур концерт программасы белән Питрәч районының Кибәче авыл мәдәният йортында чыгыш ясап кайттылар. Күп кенә халык биюләрен тәкъдим иткән "Дулкын" коллективы белән беррәттән халык уен кораллары ансамбле, эстрада җырлары, гармун моңнары, гармунга һәм баяннарга кушылып җырлаучылар, нәфис сүз һәм башка жанрлардан торган концерт бик уңышлы чыкты. "Дулкын"ның чын халык бию коллективы, һәвәскәрләребезнең дә чын сәхнә кешеләре икәне тагын бер кат расланды. Моның шулай икәне Кибәче тамашачының нурлы йөзләреннән ук күренде һәм без концертны төгәлләп юлга кузгалганда, алар тарафыннан "без мондый концертны гомеребездә беренче тапкыр күрәбез, рәхмәт Сезгә"! дигән сүзләр шуңа ишарәләде.

Мәдәният агарту эшләре буенча әйдәп баручы методист М.Каримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев