Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самарадан Казанга көн саен пассажир поездлары йөри башлый

Поездлар маршруты Сызрань һәм Ульяновск аша уза.

Агымдагы елның март аеннан Сызрань һәм Ульяновск аша уза торган Самара-Казан көндәлек пассажир поездлары маршрутын гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Куйбышев тимер юллары җитәкчесе Рәшит Сәетбаталов хәбәр итте.

Пассажирлар  кондиционерлы һәм биотуалетлы яңа вагоннардан торган ике составта йөртеләчәк, дип сөйләде ул.

“Пассажирлар өчен уңайлы расписание төзелә. Самара белән Казаннан поезд кичен кузгалса, Казан белән Самарга иртәнге сәгатьләрдә килеп җитәчәк. Юлга 10,5 сәгать сарыф ителәчәк”, - диде Куйбышев тимер юллары җитәкчесе.

2017 елда 19 млн чамасы пассажирга хезмәт күрсәтелгән. 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш 3,9 процент тәшкил иткән, дип билгеләп үтте Сәетбаталов.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев