Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сарман районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп китеп, 23 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Һәлакәт кичә төнлә Чураш авылында 36нчы йорт янында килеп чыккан.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Сарман районында “Тойота Королла” чит ил машинасы юл кырыена төшеп китеп, 23 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә төнлә Чураш авылында 36нчы йорт янында килеп чыккан. Беренчел фаразлар буенча, машина йөртүче тизлекне арттырган һәм идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән.

Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм медиклар эшләгән.
 

 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X