Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәбәпсез дәрес калдыручы укучының әти-әниләре комиссия каршында җавап тотты

21 февральдә районның хокук бозуларны профилактикалау һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча ведомствоара комиссияләренең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Равил Гасыймов алып барды. Анда ирекләреннән мәхрүм итмичә генә хөкем ителгәннәр һәм шартлы рәвештә иреккә чыгарылганнар белән эш оештыру буенча Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең...

21 февральдә районның хокук бозуларны профилактикалау һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча ведомствоара комиссияләренең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Равил Гасыймов алып барды. Анда ирекләреннән мәхрүм итмичә генә хөкем ителгәннәр һәм шартлы рәвештә иреккә чыгарылганнар белән эш оештыру буенча Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Саба филиалы начальнигы Ринат Хәбибуллин чыгышы тыңланды. Республика хәрби комиссариатының районара бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров 2013 елда Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш нәтиҗәләре белән таныштырды. Балигъ булмаганнар катнашында кылынган җинаять һәм хокук бозу мәсьәләләре хакында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ринат Билалов сөйләде. Утырышта шулай ук ирекле халык дружиналары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре кузгатылды.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе үз эшен дәвам итеп, дүрт материал каралды. Анда Саба гимназиясеннән алынган гариза нигезендә 10 сыйныф укучысының сәбәпсез даими дәрес калдыру мәсьәләсе тикшерелде. Ул 12 уку көне булган гыйнвар аенда тугыз көн дәрескә килмәгән. Шул рәвешле мәгариф законнарын бозган укучыга әти-әни тарафыннан контрольне көчәйтеп, ныклы күзәтү астына алу бурычы куелды. Көн тәртибендә каралган икенче материал да гимназия укучысының үз-үзен тотышындагы тайпылышлар, мәктәп дисциплинасын бозу очраклары белән бәйле иде. Гаризада язылганча, гаиләдәге үзара начар мөгамәлә бала психикасында чагылыш таба, тирә-юньдәгеләрнең ризасызлыгын тудыра. Әлеге тискәре күренеш алдагы комиссия утырышында ата, ана катнашында катгый рәвештә тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев