Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"SFORZANDO-2019"халыкара конкурс-фестивале

2019 елның 7 декабрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Асылташ" һәм "Яшьлек" бию коллективлары һәм сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан ялгыз башкаручы Закиров Тимур "SFORZANDO-2019" Халыкара конкурс-фестивалендә катнаштылар.

Бәйге Казан шәһәренең "Мәскәү" мәдәни үзәгендә узды. Бирегә Россиянең төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективлары һәм солистлар, барлыгы 160 катнашучы чакырылган иде.  Мондый конкурслар талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклап, аларга ярдәм итеп торалар, аларның иҗади потенциалын үстерәләр, башкару осталыгын һәм сәхнә мәдәниятен арттыралар.

Конкурс нәтиҗәләре:

- "Яшьлек" бию  коллективының өлкән төркеме (җит. Мөбарәкҗанова А.З.) "Тәүге хисләр" номеры белән чыгыш ясады һәм ГРАН-ПРИ дипломы белән бүләкләнде;

- "Яшьлек" бию коллективының урта төркеме (җит.Мөбәрәкҗанова А.З.) "Дубыр-Дубай" татар биюен башкарды һәм 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат дипломы белән бүләкләнде;

- "Асылташ" бию коллективы (җит.Гарипова Г.М.) татар халык биюе белән чыгышы ясады  һәм жюри тарафыннан 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат дипломы белән бүләкләнде;

- ялгыз башкаручы Закиров Тимур «вокал» номинациясендә чыгыш ясап,  2 нче дәрәҗәдәге Лауреат дипломына ия булды.

Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев