Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Сәләт-Саба” лагере

Узган атнада Иске Икшермәдәге "Кояшкай" лагерында "Сәләт-Саба" сменасы эшли башлады.

Хәзер биредә 64 укучы ял итә. Әйдәманнар Алсу Габделхәева белән Зилә Зәйнетдинованың әйтүенә караганда, аларны конкурс нигезендә, кем әйтмешли, нечкә иләк аша үткәреп җыйганнар. Максатлары: акыл-зиһен төшенчәләренең инсан өчен төп сыйфатлардан булуын алга сөрү, сәләтле авыл балаларына үз тиңдәшләре белән аралашу өчен шартлар тудыру, театраль яктан үстерү, кул эшләрен камилләштерү, техника һәм фән казанышлары белән таныштыру. "Сәләт" республикага киләчәк әзерли, туган халкыбызның мәнфәгатен кайгыртучылар, икътисадый, сәяси, мәдәни алгарышка этәргеч бирүчеләр берсүзсез шушы балалар булыр. Моңа ышанырлык җирлек тә бар. Монда бар да башкача, бар да үзгә.

-"Сәләт" - ул үзе бер дөнья, аны лагерьда булган кеше генә аңлый ала,- дип җөпли моны Юлбат урта мәктәбе укучысы Резеда Рәхимуллина.

Фәнил Мәүлетов.

(Дәвамы "Саба таңнары" газетасында)

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев