Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә уңышка ирешкән балалар ГИТИСка укырга кергәннәр

“Йолдызлык” сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаганга, Эвелина Ришатны Россия театр сәнгате институтына укырга чакырдылар.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә уңышка ирешкән балалар Россия театр сәнгате институтына - ГИТИСка укырга керәләр. Бу турыда фестивальнең жюри әгъзасы һәм профессор Зилә Сөнгатуллина Чистайда үткән “Йолдызлык"ның зона гала-концертында әйтте.

“Татар-информ” хәбәрчесе Аксубай районыннан килгән Галина Сруртдинова белән әңгәмә корды. Галина - гала-концертка үткән “Фантазия” һәм “Восторг” бию төркемнәренең җитәкчесе. “Мин фестивальдә 18 ел катнашам, үзем вокал педагогы. Минем укучым - “Йолдызлык”та тәрбияләнгән Эвелина Ришат - Россия театр сәнгате институты ГИТИСны тәмамлап, бүгенге көндә инде үзе Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжында һәм Аксубай районының балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Жюриның барлык әгъзалары да, аеруча Дмитрий Туманов, Дмитрий Платонов һәм Дмитрий Пивоваров, Эвелинаның чыгышын бик ошатты. “Йолдызлык” сәхнәсендә Эвелина якты йолдыз булып янып, үзен бик яхшы күрсәтте, шуңа күрә аны ГИТИСка укырга чакырдылар да инде”, - диде Г.Сруртдинова. 

Фото: официальный сайт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X