Спагетти белән каймаклы соуста пешкән гөмбә
Яңалыклар

Спагетти белән каймаклы соуста пешкән гөмбә

Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәевадан каймаклы соуста пешкән гөмбә белән спагетти рецептын тәкъдим итәбез.

400 грамм шампиньон гөмбәсен 1 суган, 1 тырнак сарымсак, укроп, тоз салып табада кыздырырга. Пешеп җиткәч 8 аш калагы 10%лы каймак салып 10 минут сүрән утта тотарга.

Спагетти пешкәч каймаклы гөмбәне уртасына яки бергә болгатып бирергә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын !

 


Нет комментариев