Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спортта уңышлар бик күп

Ирек Гарипов, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы: - Районда актив рә­веш­тә спорт белән шөгыль­ләнүчеләрнең саны 10 меңнән артып китә. Халыкка төп 5 учреждение - "Нарат" боз сарае, Шәмәрдәндә "Яшьлек" яшьләр үзәге, Сабада йөзү бассейны, спорткомплекс һәм "Олимп" спорт мәктәбе хезмәт күрсәтә. Моннан тыш авылларда шушы учреждениеләрнең филиаллары да...

Ирек Гарипов,

районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы:

- Районда актив рә­веш­тә спорт белән шөгыль­ләнүчеләрнең саны 10 меңнән артып китә. Халыкка төп 5 учреждение - "Нарат" боз сарае, Шәмәрдәндә "Яшьлек" яшьләр үзәге, Сабада йөзү бассейны, спорткомплекс һәм "Олимп" спорт мәктәбе хезмәт күрсәтә. Моннан тыш авылларда шушы учреждениеләрнең филиаллары да бар. Физкультура һәм спорт өлкәсендә барысы 180 кеше эшли, аның 75е тренер.

2013 елда физкультура һәм спорт өлкәсендә 87 721 мең сум акча тотылды. Шуларның 21 733 мең сумы төрле спорт чаралары һәм ярышлар өчен. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 14 983 мең сум акча тотылды.

Бүгенге көндә районда 120 спорт корылмасы бар. Барысы да заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Узган ел аларга 11 522 мең сумлык ремонт ясалды. Район үзәгендә пляж футболы һәм волейболы мәйданчыклары төзелде. "Аргамак" картодромында һәм "Олимп" стадионында зур күләмле ремонтлар башкарылды. Лесхоз бистәсендә район өчен яңа экстремаль спорт төре - вейкбордта йөрү өчен ике канатлы юл ясалды.

Ярышларда уңышларыбыз бик күп. Һәркайсын санап чыгу мөмкин түгел, шулай да муниципаль хезмәткәрләр арасында үткән финал уеннарында катнашып, II урынны алуыбызны әйтми калып булмый. Командага ике миллион сумлык спорт инвентаре алырга сертификат тапшырылды. Районыбыз спортчылары елның иң тарихи вакыйгасы - Казанда узган җәйге спорт уеннарының төп символы булган Универсиада утын каршы алу тантанасында катнашты. IX укучылар Спартакиадасында беренче урынны яулап, 450 мең сумлык спорт инвентаре алырга сертификат белән бүләкләндек. Минзәлә шәһәрендә узган, VIII "Авыл яшьләре" уеннарына да спортчылар пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да көннән көн үзләренең эшләрен җанландыралар. Районда 232 актив спортчы бар. Ел дәверендә районда 14 төр ярыш уздырылган һәм 12 республика чемпионатында катнаштылар.

Районда туристлык эшен дә киңрәк җәелдерү күздә тотыла. Берничә ай дәвамында Казаннан килгән экспертлар районның туристлык мөмкинлеген барладылар һәм алар туристлык программасы әзерли.

Лесхозда, Шәмәрдәндә төзелә башлаган теннис мәйданчыкларын һәм Икшермә, Лесхоз, Байлар Сабасында, Тимершыкта яңа спорт мәйданчыклары төзү планлаштырыла. Алар барысы да Республика универсаль спорт мәйданчыклары төзелү программасы аша үтәләр. Быел тагын бер зур проект - Иләбәрдә барлык Рәсәйкүләм спорт ярышлары үткәрү нормаларына туры килә торган роллерлы чаңгы трассасы эшләү планлаштырыла.

Яңа башланган елда бу­рыч­ларыбыз күп - тренерларның елдан ел квалификацияләрен күтәрү, югары квалификацияле белгечләр чакыру, теге яки бу спорт төреннән мастер класслар уздыру өстендә даими эш алып барырга кирәк. Республикакүләм, Россия, дөньякүләм чыгыш ясый торган спортчылар әзерләү өстендә эш алып барыла.Район халкын актив рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә тарту, яшьләр арасында актив һәм талантлы яшьләрне барлау һәм аларны үстерү дә безнең бурыч.

Хезмәтен хөрмәтләп

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен җавап­лылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең 6нчы "Мичән" филиалы сыер савучысы Гөлүсә Мансур кызы Имамиева Саба муни­ципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Спорт яңалыклары

Районыбызда мини футбол буенча ветераннар арасында район беренчелеге уеннары башланды. 20 гыйнварда Килдебәктә узган беренче ярышларда "Сабагаз" командасы Саба шәһәр җирлеге командасын 5:1, 129нчы янгын сүндерү часте егетләре Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе командасын 3:1 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.

***

17-18 гыйнварда Аксубайда яшьләр, 1993-2003 елгы кызлар һәм егетләр арасында "Таткоммунэнерго" республика производство берләшмәсе кубогына самбо буенча турнир булып узды. Анда республикабызның район һәм шәһәрләреннән, Самара, Ульян өлкәсеннән 225 спортчы катнашты. Саба спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илназ Котдусов үз үлчәү категориясендә - 1нче, Зөлфәт Закиров 3нче урынга лаек булдылар (тренер Марат Шәрифҗанов).

***

17-19 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә 1998-1999 елгы кызлар һәм егетләр арасында чаңгы буенча узган Республика беренчелегендә Саба командасы авыл районнары арасында 4нче урын алды (тренер Марат Гарипов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X