Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әстерхандагы көймәгә Габдулла Тукай исеме бирелгән

Әстерханның иң эре транспорт оешмасы - "ВТС" компанияләр төркеме йөк ташый торган көймә сатып алган да "Габдулла Тукай" дип атаган. "Габдулла Тукай" дүрт мең тоннага кадәр йөк ташый һәм сай җирләрдән йөзә ала. Әстерхан яклары өчен бу бигрәк тә әһәмиятле, чөнки Каспий диңгезе суы кимегән саен Идел елгасы да саега....

Әстерханның иң эре транспорт оешмасы - "ВТС" компанияләр төркеме йөк ташый торган көймә сатып алган да "Габдулла Тукай" дип атаган.

"Габдулла Тукай" дүрт мең тоннага кадәр йөк ташый һәм сай җирләрдән йөзә ала. Әстерхан яклары өчен бу бигрәк тә әһәмиятле, чөнки Каспий диңгезе суы кимегән саен Идел елгасы да саега. Судно 1986 елда Румыниядә төзелгән.

Шушы көннәрдәр көймәгә 2800 тонна бодай, 1500 куб метр агач материалы, шулай ук БеЛАЗ автомобильләре өчен шиннар төяп, Иранга җибәрергә ниятлиләр.
Без Әстерхандагы "ВТС" оешмасы белән элемтәгә кердек. Баксаң, транспорт чарасына татар халкының бөек әдибе исемен бирергә компания башлыгы - Әюпов Ринат Зәйдулла улы карар кылган икән. Әйтүләренчә, көймә моңарчы "ВОЛГО-ДОН 5094", "ШАЛА" дип аталган, озынлыгы - 138,3 метр, киңлеге - 16,7 метр. Сүз уңаеннан, Ринат Әюпов - Әстерхан Думасы депутаты, 2014 ел нәтиҗәләре буенча кереме 11 963 457 сумны тәшкил итә.



Моннан тыш, Әстерханның 74нче мәктәбе, скверы аның исемен йөртә, шәһәрдә Тукайга һәйкәл дә бар.
Башкортстанда да 1962 елда Венгриядә төзелгән "Габдулла Тукай" исемле ике палубалы теплоход йөзеп йөри. 1962-1969 елларда ул "Чулым" дип йөртелгән. 2007-2008 елларда ресторан, бар һәм туристларның ял бүлмәләрендәге интерьерны яңартканнар. "Габдулла Тукай"ның озынлыгы - 77,88 метр, киңлеге 15,2 метр, ул 140 кешене сыйдыра һәм сәгатенә 20 километр тизлек белән чаба ала.

Шәһри Казан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X