Су астына киткән машина йөртүчене тартып чыгардылар [+фото, видео]
Яңалыклар

Су астына киткән машина йөртүчене тартып чыгардылар [+фото, видео]

Мамадыш районы территориясендә М-7 трассасындагы коточкыч һәлакәт турында яңа мәгълүматлар пәйда булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Нократ елгасы төбенә киткән фураның йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Аның гәүдәсен 23:55 сәгатьтә водолазлар табып ала. Аның шәхесе туганнары ярдәмендә ачыкланган. "Скания" машинасы йөртүчесе - 1987 елгы ир-ат, Чаллыда яшәгән....

Мамадыш районы территориясендә М-7 трассасындагы коточкыч һәлакәт турында яңа мәгълүматлар пәйда булды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Нократ елгасы төбенә киткән фураның йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Аның гәүдәсен 23:55 сәгатьтә водолазлар табып ала. Аның шәхесе туганнары ярдәмендә ачыкланган. "Скания" машинасы йөртүчесе - 1987 елгы ир-ат, Чаллыда яшәгән.
Беренчел фаразлар буенча һәлакәт тизлек арттыру аркасында килеп чыккан.


Нет комментариев