Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су коенып чыккач, киемен сыкканда үсмернең муены кәкерәя

Тормыш ваклыкларыннан арыган бер көндә Саба районы Иске Икшермә авылына барырга туры килде. Авыл башында яшел профнастил калай белән тышланган, челтәр капкалы йортта церебраль параличлы егет яшәгәнен әйттеләр. Хикмәт бу егетнең сәламәт булмавында түгел. Авыру була торып та, бик күпләргә үрнәк һәм ярдәм итеп яши белүендә. Маратны әнисе Сания апа...

Тормыш ваклыкларыннан арыган бер көндә Саба районы Иске Икшермә авылына барырга туры килде. Авыл башында яшел профнастил калай белән тышланган, челтәр капкалы йортта церебраль параличлы егет яшәгәнен әйттеләр. Хикмәт бу егетнең сәламәт булмавында түгел. Авыру була торып та, бик күпләргә үрнәк һәм ярдәм итеп яши белүендә.

Маратны әнисе Сания апа ялгызы үстергән. Малайга бер ай чагында әтисе үлеп китә.

-Балалар бакчасында кулына каләм тотып яза идем әле, тәрбияче күреп, әнигә ручканы әйбәтләп тота алмый дигән. Казанга алып киттеләр, җиңел формадагы церебраль балалар параличы диагнозы куйганнар.14 яшьтә муенга күчте,18 яшьтә сөйләшүем үзгәрде, - ди Марат.

Елгадан су коенып чыккач, юешләнгән киемен сыкканда үсмер егетнең муены кәкерәеп кала. Егет хәзер дә башын тота алмый. Язмышның кырыс җиле әле моның белән генә тукталмый. Биш ел элек утырган җиреннән әнисе Сания апа вафат була. Ул чагында ялгызы гына тормыш алып бара алмас, дип шикләнеп караучылар да очрый дөнья булгач. Өстәвенә Марат "яшел елан" белән дә дуслаша. Әмма аягында нык басып калырга көч таба беренче төркем инвалид егет: яшәү ямен хезмәттән эзли. Әнисе вафатына кадәр башлап җибәргән эшенә ныграк тотына. Урманнан агач ташып, шуны тактага ярдырып сату белән мавыга башлый. Эшли торгач такта яргычны үзендә булдырырга ниятли. 2009 елда Ульяновскидан ленталы пилорама алып кайта. Пилорама урнашкан сигез метрлы корылманы быел профнастил калай белән әйләндереп алган. Иң кызыгы да шунда, дәүләттән ярдәм көтеп утырмый бу егет.

-Эш - минем иптәшем, - ди Марат. - Диванга ябышып телевизор карап ятуны күз алдына да китерә алмыйм. Иртән торып, эшкә чумгач буыннар да хәрәкәтләнә.

Маратның хәзер кул астында ике тракторы, ике такта яргычы, пычкы кайрау, тактаның дүрт ягын читләү, кыру станогы бар. Агач ярганда кырыена кирәкле үлчәмдә сызык сызу коралы - рейсмусны да үзе көйләп куйган. Менә шулай кирәк-ярак техникаларның әзерен генә сатып алмый, үзе дә ясый. Агач-такталарны калдыкларсыз итү өчен ваклагычны да үзе уйлап эшләгән. Пычкы чүбе хәленә китереп вакланган агач калдыкларын авылдашлары, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр капчыклап алып китә.

-Интернетта мәгълүмат бик күп бит. Шуннан да алам үрнәкләрен, үзем дә уйлап чыгарам. Трактор арбасының өске бортларын алып биек стойкалар куйдым. Бер арбага 13 кубометр агач сыя хәзер. Кирәкле техникаларны баштарак әҗәткә кереп тә алдым, аннан җайланды, - ди.

Урманнан агачны үзе сайлап, килешү төзеп алып кайта. Агачны да кисеп алдың да, эше бетте түгел. Урман кискән урынны чистартып, тәртиптә калдыру мәҗбүри. Агачларның да, кисәргә яраклы, тамга салынганнарын гына кисү рөхсәт ителә. Маратны бу эшне дә җиренә җиткереп, башкара, ди дуслары.

Марат Садретдиновның бүгенге тормышы күпләр көнләшерлек һәм сокланырлык. ДЦП диагнозлы булуына карамастан, гөрләтеп, башкаларга да ярдәм итеп көн итә егет. Күршеләре дә бик хөрмәт итә үзен. Йорт-җире төзек, чиста-пөхтә. Өй эчендә яшәү өчен бөтен уңайлыкларны булдырган.

  • Күршеләрем бик әйбәт, алар яхшы булмаса болай яшәп булмас иде, аларга рәхмәт, - ди Марат. Тормыш юлында ярдәм итүче туганы Дамир абыйсына да рәхмәтле егет.

Мине озата чыкканда капка төбенә күршеләре җыйналды. Марат турында алар да уңай фикерләр генә җиткерделәр. Егеткә киләчәктә дә көр күңел, бәрәкәтле тормыш, гаилә бәхете насыйп булсын.

Зәмирә Сәмигуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев