Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СУСЫЗ МУНЧА ЯКСАҢ...

Җәйге җилле һәм коры көннәрдә чыккан ут афәтенә каршы тору аеруча кыенлаша. Шуңа күрә янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк икәнлеген онытмыйк. Ут еш кына үтә игътибарсызлык аркасында чыга.

Әйтик, 27 майда Шәмәрдәндәге шәхси хуҗалыкларның берсендә мунча якканда бакка су салырга оныталар. Нәтиҗәдә тимер нык кыза һәм түшәмгә ут каба. Мунча янып бетә. Гамьсезлек зур зыян булып әйләнеп кайта. “Районда ягу мичләре белән бәйле янгын очраклары еш була тора. Мисалга, 6 майда Лесхоз бистәсендә мунчага ут каба. Төтен чыгу юлы төзек булмый, түшәм яна башлый. Шул ук Лесхозда 8 май көнне дә электр үткәргечнең дөрес монтажланмавы аркасында ут чыгып, бер йортның түбәсенә зыян килә. Күрәсең, “берүк, ут-күздән сакласын” дигән канатлы сүзне онытабыз. Гамьсез булмасак иде”,– ди Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.

Фото: https://pixabay.com | monika1607

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев