Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар филармониясе шигъриятнең эстрададан төшеп калуы белән килешми

Атнабай шигырьләре аша шигъриятне популярлаштыру буенча актив эш башлыйбыз, ди филармония директоры Кадим Нуруллин.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар шигъриятенең милли эстрададан төшеп калуы белән килешми һәм шигъриятне популярлаштыру буенча актив эш башларга уйлый. Бу хакта “Татар-информ”га  Әнгам Атнабай шигырьләрен укырга килгәч, филармония директоры Кадим Нуруллин әйтте.

“Шигърият сәхнәдә күрсәтелми башлады, ул артка чигенде, - ди Кадим Нуруллин. - Ул булган,һәм совет эстрадасы заманында ул үз йөзе белән басып торган: шигырьләр, поэмалар сәхнәдән укылган. Хәзер эстрада күп әйберне үзеннән сытып чыгарды. Бүген анда композиторлар һәм шагыйрьләр юк, бары тик автор-башкаручылар гына калды, дисәк, дөреслеккә якын булырбыз. Мин моны гаепләп әйтмим. Базар мөнәсәбәтләре шуны таләп итәдер. Әмма шигъриятнең төшеп калуы белән без килешмибез. Ул дөрес хәл түгел, дип саныйбыз. Шуңа күрә язучыларның әсәрләрен сәхнәгә чыгарырга исәбебез бар. Филармония көче җиткән кадәр бу эшкә алына”.

Искәртеп үтәбез, 26 февраль – Татар дәүләт филармониясенә Тукай исеме бирелгән көн (1946 ел). Шул уңайдан филармония һәр ел саен нәкъ шушы көнне, атнаның нинди көне булуга карамастан, берәр шагыйрьгә багышлап зур әдәби чара уздырырга карар иткән. Быелгы шигъри кичә Әнгам Атнабайның 90 еллыгына багышланачак.

“Шигърият кичәсе финанс яктан файдалы эш түгел. Бу безнең турыдан-туры эшебез дә түгел. Аның өчен Татарстан Язучылар берлеге бар, башка оешмалар бар. Безнең эшебез - үз коллективларыбыз белән шөгыльләнү. Әмма филармониянең Тукай исемен йөртүе безнең алда шигъриятне дә ачып куя. Шуңа күрә үземә "кимендә елына бер мәртәбә без Шигъри кичә эшләрбез" дигән таләп куйдым”, - ди Кадим Нуруллин.

Искәртеп үтәбез, Интернетта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инициативасы белән Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобы бара.
 

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев