Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный

"Татар телен белгәч, Казанда кешеләр белән сөйләшергә җайлы", - ди Сүмәя Шәнәр.

Кешеләр балаларына туган телләрен өйрәтсә, ул тел югалмый. Телне гаиләдә сакларга кирәк, дип саный Төркиянең Истанбул шәһәреннән Сүмәя Шәнәр. 24 яшьлек бу кыз бүген Казанда ачылган татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасында катнаша. 

"Истанбул университетында тюркология бүлегендә укыдым. Төркестан грамматикасын өйрәндем, шул вакытта татар телен дә өйрәндем. 2016 елда университетны тәмамладым һәм Россия стипендиясе белән монда Казан федераль университетына кердем. Хәзер магистратурада беренче курста тюркология юнәлеше буенча укыйм. Татар телен ишеткәч, ул миңа якын кебек тоелды. Шуңа күрә татар телен өйрәнергә теләдем һәм Казанга килдем", - ди Сүмәя. 

"Олимпиадада беренче тапкыр катнашуым. Мин бу олимпиадада татарлар белән танышырга телим. Монда чит илдән килгән татарлар бар, алар үзләренең туган телләрен ничек саклап калганын белергә телим. Татар телен белгәч, үземә Казанда кешеләр белән сөйләшергә җайлы. Казанда татарча сөйләшүчеләр күп, ләкин кибеттә кешеләр күбрәк русча сөйләшергә тырышалар", - дип белдерде Сүмәя "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Ул олимпиада алдыннан кагыйдәләрне, грамматиканы искә төшерүен әйтте. 

Сүмәя телне саклап калуга карата фикерләре белән дә уртаклашты. "Минемчә, кеше үз телен гаиләсендә өйрәнергә тиеш. Дөнья буенча күпме телләр югала бит, әмма кешеләр балаларына туган телләрен өйрәтсә, ул тел югалмый", - ди ул.

 Татар теленнән VI халыкара Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X