Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар җыры" фестиваленә билетларның бәяләре 4 меңнән 9 меңгә кадәр

Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, "Татар Җыры" фестиваленең стилисты Надежда Әюпова, оештыру комитетының рәисе Алмаз Миргаязов, җырчы Раяз Фасыйхов катнашты. Фестивальгә әзерлекне 5 ай элек башлап җибәргәннәр. Татарстанның халык артисты, фестивальнең режиссеры Илдар Хәйруллин әйтүенчә, фестивальнең төп формасын уйлап бетерүгә 4 ел вакыт сарыф итүлгән. Аның сүзләренә караганда,...

Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, "Татар Җыры" фестиваленең стилисты Надежда Әюпова, оештыру комитетының рәисе Алмаз Миргаязов, җырчы Раяз Фасыйхов катнашты. Фестивальгә әзерлекне 5 ай элек башлап җибәргәннәр. Татарстанның халык артисты, фестивальнең режиссеры Илдар Хәйруллин әйтүенчә, фестивальнең төп формасын уйлап бетерүгә 4 ел вакыт сарыф итүлгән. Аның сүзләренә караганда, әлеге төп форма - эстрада җырларыннан һәм заманча киемнәрдән гыйбарәт.

Бу елны фестивальне үткәрүгә әзерлек барышында 12 миллионга якын акча киткән. Чыгымнарны каплауда зур рольне билет сатудан кергән акчалар уйнаган.

Билетларның бәяләре 4 меңнән 9 меңгә кадәр. Шуларның, бүгенге көнгә 99 проценты сатылып беткән. "Билетларның бәясе кыйбат түгел. Мин гастрольләрдә күп йөрим һәм күрәм - рус эстрадасы җырчыларының концертына бәяләр 10 тапкыр кыйммәтрәк. Әмма зал арендасы өчен алар да, без дә бер бәя түлибез. Иҗатыбызның бәясен күтәрергә кирәк", - дип белдерде бу уңайдан, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи.

Елдагыча, чараның стилисты буларак Надежда Әюпова билгеләнгән. Аның сүзләренчә, быел "Татар Җыры"н Голливуд стилендә эшләячәкләр. Ягъни, башкаручыларның өстендә, идәнгә кадәр төшеп торган озык итәкле күлмәкләр булачак. Аларның бәясе 60 меңнән 100 меңгә кадәр. "Татар Җыры" - тамашачы килеп эстетик канәгатьләнү хисләре ала алырдай бердәнбер проект. Чөнки биредә бар нәрсә дә зәвык белән эшләнә. Җырчы кызларыбыз сәхнәдә баштан -аяк зиннәтле булып күренәчәк. Бернинди кыска итәкләр дә булмаячак", - дип ассызыклады ул.
Күлмәкләрнең кыйбат булуын, Надежда Әюпова, аларга кул хезмәте күп керү һәм табигый тукымалардан тегелүләре белән аңлатты.
Быел "Татар җыры"нда өч алып баручы булачак. Айваз Садыров, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин. Оештыручылар, башка еллардан аермалы буларак, быел, тамашачыга артык таныш булмаган җырчылар да катнаша дип вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев