"Татарча диктант" нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак
"Татарча диктант"ны Татарстанда, Россиянең 20 төбәге һәм 9 чит илдә былтыр 25 ноябрьдә язганнар иде.
25 ноябрьдә язылган "Татарча диктант"ның нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак һәм акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак, дип хәбәр итте "Татар-информ"га диктантны оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, "Татарча диктант" узган елның 25 ноябрендә язылды, нәтиҗәләр бер айдан соң, ягъни декабрь ахырында билгеле була, дип игълан ителде. "Нәтиҗәләрне интернетка куеп өлгереп булмады", - дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин тоткарлыкны.
Татарча диктант Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә язылды. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде. Диктантны КФУ галимнәре тикшерде. Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев