Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Диния нәзарәте татар телен өйрәнү буенча канал оештырды

Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус “Татарский для начинающих” дигән канал аша тиз генә татар сүзләре өйрәнергә мөмкин.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар телен җиңел өйрәнү өчен, Татарстан Диния нәзарәте яңа милли проект оештырды. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Телне саклау ул – милли мәсьәлә генә түгел, дини мәсьәлә дә, - ди  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Ш.Мәрҗани дә заманында  “динебездә булмаса да, динебезне саклаучы өч әйбер турында әйтеп калдырган: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт”. Аллаһы Тәгалә безне төрле кабиләләр һәм халыклар итеп бар кылган икән, без дә телебезне сакларга тиеш. Чөнки ул, үз чиратында, безнең динебезне саклый".

“Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус “Татарский для начинающих” дигән канал үзенчәлекле. Бу проект аша татар телен өйрәнергә теләүчеләр куллана ала. Даими рәвештә татар теле белгечләре аны тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Әгәр кеше чит телдә йөз сүз белә икән, ул гап-гади әңгәмәләрдә катнаша ала. Көненә бер сүз ятлап, кеше өч ай эчендә татар телен аралаша алырдай дәрәҗәдә үзләштерәчәк”, - ди мөфти. 

Игътибар каналга @tatyaz адресы буенча теркәлергә мөмкин.
 
Исегезгә төшереп узабыз, iOS һәм Android системаларында файдалану өчен ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте кесә телефоннары өчен “Татар сүзе” дип исемләнгән кушымта эшләгән иде. Татар теленең мобиль аңлатмалы сүзлеге көненә бер татар сүзе җибәреп, аның мәгънәсен аңлата. “Татар сүзе” мобиль кушымтасын ясаганда, “Гарәпчә-татарча-русча” алынмалар сүзлеге кулланылган. Программа эшләсен өчен, җайланманың һәрвакыт интернет челтәрендә булуы таләп ителми (оффлайн эшли ала). Кушымтаны App Store һәм Play Маркеттан күчереп алырга мөмкин.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев